Камал театрында «Театр & Музыка» циклын ачылды
Пәнҗешәмбе 28.10.2021
Кичә, 27 октябрьдә, Камал театрында "ТЕАТР & МУЗЫКА" циклы ачылды. Театрның җырчы артистлары - Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән Рәхимова, Раил Шәмсуаров, артистлар Рәйхан Габдуллина, Айгөл Шәкүрова, Ришат Әхмәдуллин башкаруындагы җырлар, романслар, композитор турында замандашлары сөйләгән хатирәләр нигезендә театр сәхнәсендә Рөстәм Яхинның тормышы һәм иҗаты турында театраль-музыкаль тарих яңгырады.
Оркестр белән фортепиано өчен концертны махсус кунак - пианист, халыкара конкурслар лауреаты Зөлфәт Фәхразиев башкарды. Режиссер - Айдар Җәббаров, театр оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе-Данияр Соколов.