КАМАЛЛЫЛАР ӨСТӘЛ ТЕННИСЫ ҺӘМ ШАШКА БУЕНЧА ЯРЫШЛАРГА ӘЗЕРЛӘНӘ
Җомга 09.12.2016
12 декабрь 11.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында татар театрының 110-еллык юбилеена багышланган, театрлар арасында ярышлар узачак. Әлеге чараны Камал театрының профсоюз оешмасы оештыра.2 төр ярыш көтелә: шашка һәм өстәл теннисы. Чарада Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Татар дәүләт "Әкият" курчак театры, Г.Тукай исемедәге Әтнә Татар дәүләт драма театры, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры, Буа дәүләт драма театры катнашалар.