Камаллылар "Безнең ишегалды: тарих һәм заман" бәйрәмендә катнашты
Дүшәмбе 05.09.2022
Кичә, 4 сентябрьдә, Подлужная урамындагы 40нчы йорт ишегалдында "Безнең ишегалды: тарих һәм заман" бәйрәме булды. Бәйрәмдә Камал театры артистлары "Гөлҗамал. Чакыру" спектаклен тәкъдим иттеләр, ә театр оркестры музыкантлары музыкаль номерлар башкарды. Шулай ук халык алдында, күп еллар шушы ишегалдындагы йортларның берсендә яшәгән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева да чыгыш ясады. Чарада барлыгы 100дән артык кеше катнашты.