Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

КАЗАНДА V "НӘҮРҮЗ" ФОРУМЫ ТӘМАМЛАНДЫ (ФОТО, ВИДЕО)

Җомга 01.06.2018

Бүген, 1 июньдә, Казанда V "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумы тәмамланды. Форумны йомгаклап, түгәрәк өстәл үткәрелде. Анда педагоглар һәм катнашучылар фикер алыштылар, киләсе форумга бәйле тәкъдимнәре белән уртаклаштылар. 

28 майда башланып киткән V "Нәүрүз" форумы кысаларында Берлин, Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск һәм Казаннан 16 педагог 56 семинар һәм мастер-класслар үткәрде. Форумда 300дән артык кеше катнашты. "Нәүрүз" георграфиясе үз эченә түбәндәге регионнарны берләштерде: Башкортостан, Мари Эл, Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Пермь өлкәсе, Самара һәм Чиләбе өлкәләре, шулай ук Дагестан һәм Казахстан. Форумның белем бирү программасы 5 иҗат лабораториясенә бүленде: «Актерлык осталыгы, практик режиссура һәм композиторлык сәнгате», «Режиссура, сценография һәм музыкаль сәнгать теориясе һәм практикасы”,  “Театр сәнгате өлкәсендә законнар, менеджмент һәм маркетинг-технологияләр”, “Курчак театрында актер һәм режиссер сәнгате”, “Театраль тәнкыйть һәм театрда әдәби бүлек эшчәнлеге”.

"Нәүрүз" кысаларында Германиядан килгән танылган педагог Юрий Альшиц "5 мәгънәсез күнегү" дип аталган театраль лаборатория үткәрде. Форумда катнашучыларга һәм кунакларга режиссер Алехандро Гонсалес Пуче сәхнәләштергән Колумбия театр студиясенең "Чернобыльский идиот" спектакле һәм Камал театрының премьералары: А.Гыйләҗев «Әтәч менгән читәнгә» С.Гаффарова “Килмешәк”, Г.Исхакый "Тормышмы бу" һәм Н.Исәнбәт "Миркәй белән Айсылу" спектакльләре күрсәтелде. Киләсе алтынчы "Нәүрүз" театраль-белем бирү форумы Казанда 2020 елда үтәчәк. 

Форумны гамәлгә куючылар: Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Россия Театр эшлеклеләре берлеге ярдәме белән Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.






Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!