Татар театрының туган көне уңаеннан бәйге
Дүшәмбе 19.12.2022
Кадерле тамашачылар! 22 декабрьдә татар театрына 116 яшь тула. Бу мөһим дата уңаеннан без яңа форматтагы бәйге игълан итәбез. 19-22 декабрьдә көн саен 16.00 сәгатьтә театр артистлары театрның ВКонтакте төркемендәге ВИДЕОЭЛЕМТӘ аша тамашачыларга шалтыратып, театр тарихы буенча сораулар бирәчәкләр. Викторинаның барлык сорауларына дөрес җавап биргән катнашучыны супер-бүләк көтә: "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" спектакленнән брендлы худи.
БӘЙГЕДӘ КАТНАШУ ШАРТЛАРЫ:
1. Театр төркеменә кушылырга, юкса, без сезгә шалтырата алмаячакбыз;
2. Әлеге яңалык астында комментарийларда плюс куярга. Плюс куючылар бездән 16.00 сәгатьтә шалтырату көтәләр һәм викторина сорауларына җавап бирергә әзер дигән сүз.
Димәк, шалтыратышканга кадәр!