Мәдәниятле яз
Чәршәмбе 09.03.2022
10 мартта Татарстанда "Мәдәни ЯЗ" проекты старт ала. Ике атна дәвамында Татарстан мәдәният учреждениеләре акцияләр, флешмоблар, бушлай тамашалар һәм башка бик күп чаралар оештыра.
Проект кысаларында без тамашачыларыбызны иртәгә 19.00 сәгатьтә "Театр & Музыка. Яхин" спектакленә чакырабыз. Сәхнәдә Камал театрының җырлаучы артистлары башкаруында Рөстәм Яхинның тормышы һәм иҗатына багышланган театр-музыкаль тарих яңгыраячак.
Керү ирекле, алдан теркәлү сорала. Теркәлү өчен сылтама. Урыннар саны чикләнгән, ашыгыгыз!
Шулай ук акция кысаларында 10-25 март көннәрендә "Шәрык клубы" интерактив мультимедиа комплексына (843) 200-12-37 телефоны буенча алдан язылып бушка керергә мөмкин.
Комплекс көн саен 13.00-21.00 кадәр эшли.
Адрес: Татарстан ур., 8 йорт
Проектның инициаторы-Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.