Пушкин картасы буенча билет алучыларга икенче билет ярты бәясеннән сатыла
Чәршәмбе 10.11.2021
Без уникаль акция игълан итәбез! Театр кассасында Пушкин картасы буенча билет сатып алыгыз һәм икенче билет алу өчен 50% ташламага ия булачаксыз! Икенче билет Пушкин картасы буенча алынмый. Акция 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Билетларны театр кассасында картаны күрсәткәннән соң алырга мөмкин. Акциядә катнашучы спектакльләр исемлеген кассада ачыклагыз.
Адрес: Татарстан ур., 1. Телефон: 293-03-74. Эш вакыты: 10.00 сәгатьтән 19.30 сәгатькә кадәр.
Акция буенча сатып алынган билетларны кире кайтарып булмый. Театр администрациясе акция шартларына үзгәрешләр кертү хокукына ия.