"Шәрык клубы"нда квест
Җомга 11.08.2023
Кадерле дуслар! Яңа сезон ачылыр алдыннан Камал театры, традиция буенча, вип-абонемент уйната. 15 августта 16.00 сәгатьтә "Шәрык клубы" интерактив мультимедия комплексы бинасында без сезон ачылу тантанасына - легендар "Зәңгәр шәл" спектакленә 5 чакыру билеты яшерәбез.
Сезнең максат комплексның 3 катында яшерелгән билетларны беренче булып табу. Комплекска керү бәясе - 300 сум.
Иң күп билет табучы вип-абонементка ия булачак, ягъни, 118 нче сезонда Камал театрында чыгачак барлык премьераларга ике кешелек чакыру билетына.
14 августта 16.00 сәгатьтә Татарстан ур., 8 йорт адресында күрешкәнгә кадәр! Уңышлар телибез!
"Шәрык клубы", Татарстан ур., 8.
(843) 200-12-37. Эш вакыты: көн саен 13.00 - 21.00