Свет моих очей / Җанкисәккәем
До начала осталось:
Свет моих очей / Җанкисәккәем
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Камал театры оркестры "Күңелле классика - безнекеләр!" проектын башлап җибәрде

Пәнҗешәмбе 24.02.2022

22 февральдә "Адымнар" полилингваль комплексында Камал театры оркестры "Күңелле классика - безнекеләр!" проектын ачып җибәрде. 700дән артык бала Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Ренат Еникеев, Эльмир Низамов, Моцарт һәм Бетховен әсәрләре белән танышты.

Яңа проектның максаты:
- татар композиторларының дөнья музыка мәдәнияте һәм тарихы белән үзара бәйләнешен күрсәтү аша яшь аудиторияне татар композиторлар мәктәбенең үсеш этаплары белән таныштыру;
- балаларны музыкаль материалны дөрес кабул итәргә өйрәтү;
- композиторның максатларын аңлату, музыкаль әсәрнең әйләнә-тирә чынбарлык белән бәйләнешне күрсәтү.

«Безнең өчен балаларда фикерләү һәм фантазияне үстерү бик мөһим. Гади, аңлаешлы формада музыканы ничек тыңларга кирәклеген һәм музыканың кешене рухи яктан үстерүдәге өлеше хакында аңлатырга телибез. Мондый белемнәрне музыка зәвыгы һәм сәнгать белән кызыксыну формалашсын өчен нәкъ менә балачактан сеңлерергә кирәк», - дип сөйләде Камал театрының музыка бүлеге мөдире, оркестрның баш дирижеры Данияр Соколов.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!