КАМАЛ ТЕАТРЫНДА "СӘФӘР" ПЬЕСАСЫ УКЫЛДЫ
Чәршәмбе 24.03.2021
Бүген Камал театрында Альберт Шакировның "Сәфәр" пьесасын укыдылар. Спектакльнең сәнгать җитәкчесе - Фәрит Бикчәнтәев, режиссер - Рамил Гәрәев, композитор - Йосыф Бикчәнтәев.Спектакльдә катнашалар: Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Илдус Әхмәтҗанов, Рузия Мотыйгуллина,Татарстанның халык артистлары Илдус Габдрахманов, Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның атказанган артистлары Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Алсу Каюмова, Фәнис Сафин, Олег Фазылҗанов, Алмаз Сабирҗанов, Илнур Закиров, шулай ук, Артур Шәйдуллин, Айгөл Шәкурова, Айгөл Миңнуллина һәм Казан дәүләт мәдәният институты студентлары Рәдиф Галимов, Зөфәр Нуртдинов.
Премьера 116нчы сезонда булыр дип көтелә.