Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

"Шәрык клубы"на премьерага чакырабыз

Чәршәмбе 07.12.2022

21 декабрьдә "Шәрык клубы» татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексында Галиәсгар Камалның «Безнең шәһәр серләре» пьесасына нигезләнгән яңа театраль тамаша премьерасы көтелә.

Режиссер - Рамил Гәрәев, рәссам - Сергей Скоморохов. Рольләрдә ТРның атказанган артистлары Ирек Кашапов, Илнур Закиров, Раил Шәмсуаров, шулай ук яшь артистлар Артур Шәйдуллин, Айгөл Абашева һәм Рәдиф Галимов. Премьерада Камал театры оркестры да катнаша. Дирижер һәм сәнгать җитәкчесе Данияр Соколов.

"Шәрык клубы" кунакларына ХХ гасыр башындагы музыкаль-әдәби кичә һәм аның «мәгърифәтле» тамашачылары турында театр фантазиясе тәкъдим ителәчәк. Әлеге геройлар арасында сәнгатькә гашыйк кешеләр дә, аңа каршы килүчеләр дә (хәзер инде сәер тоелса да, театр сәнгате формалашкан вакытта андый персонажлар да очраган) бар.
Партерда утыручы ике тамашачы, билетер, ата белән ул, ир белән хатын, оркестр музыкантлары һәм әлеге кечкенә театраль фантазиянең башка геройлары, театр сәнгатенең чишмә башын искә төшерү өчен, сезне "Шәрык клубы"нда көтәләр.

Билет алырга

Касса: (843) 293-03-74




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!