Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Татар җәмәгатьчелеге Наил Дунаевны соңгы юлга озатты

Сишәмбе 01.11.2022

Камал театры фойесында легендар щепкинчы артистларның берсе Наил Дунаевны соңгы юлга озату мәрасиме узды.

«Аның сәхнәдәге йолдызы сүнсә дә, ул халык күңелендә озак яшәячәк», – диде ТР Дүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Əхмәтов. Ул тамашачыга күренекле артистның иҗатын җиткерү юнәлешендә телевидение белән эшләячәген әйтте.

Хушлашу сүзләрен театрның ветераннары Равил Шәрәфиев, Ренат Таҗетдинов, Əзһәр Шакиров һәм Наилә Гәрәева әйтте.

«Без бик гомерле халык булып чыктык. Бүген иң нык сәламәт курсташыбызны озатабыз. Димәк, имәннәргә дә чират җитте. Бәхил бул, Коля», – диде Равил Шәрәфиев.

Наил (Николай) Дунаев Курган зиратында җирләнә.

"Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!