Тайны нашего города / Безнең шәһәрнең серләре
До начала осталось:
Тайны нашего города / Безнең шәһәрнең серләре
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Равил Әхмәтшин Камал театры артистлары белән очрашты

Пәнҗешәмбе 20.05.2021

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары белән очрашты.
Легендар татар театры артистлары белән Равил Кәлимулла улы һәр ел саен Татарстан башкаласы Казан шәһәрендә очраша, ә ике елга бер мәртәбә, Мәскәү гастрольләре вакытында камаллылар Татарстан Вәкиллегендә кунакта булалар.
Очрашуда театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, директор Илфир Якупов һәм театр артистлары катнашты.
Быелгы очрашу Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды, уртак проектлар хакында сөйләшенде.
Равил Әхмәтшин театр коллективына нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Камал артистларын илебезнең һәр почмагында, шул исәптән, Мәскәүдә дә, шатланып көтеп алуларын ассызыклады.
Очрашу вакытында Равил Кәлимулла улы Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә ия булган камаллыларга Вәкиллек заказы белән Габдулла Тукайның 135-еллыгы уңаеннан эшләнгән истәлек билгеләре тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Тукай премиясенә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Дания Нуруллина лаек булды.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!