Экскурсия на крыше Театра Камала / Камал Театры түбәсендә экскурсия
До начала осталось:
Экскурсия на крыше Театра Камала / Камал Театры түбәсендә экскурсия
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

"Дуслар җыелган җирдә" премьерасына репетицияләр (фоторепортаж)

Чәршәмбе 31.01.2024

9, 10 һәм 11 февральдә Камал театрында зур премьера! Татар драматургиясе классигы Туфан Миңнуллин пьесасы буенча "Дуслар җыелган җирдә" спектакле. Режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Татар драматургиясе классигы Туфан Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» драмасы геройлары Камал сәхнәсенә инде бер генә чыкмады. Драматургның әлеге пьесасын беренче тапкыр 1977 елда танылган щепкинлылар төркеме һәм труппаның иң яхшы артистлары катнашында театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов куйган иде. Икенче мәртәбә, 2008 елда, татар иҗат интеллигенциясе вәкилләренең тормышын чагылдырган бу әсәрне Фәрит Бикчәнтәевның чыгарылыш курс студентлары диплом спектакле буларак сәхнәләштерде.

2024 елда, беренче куелыштан соң ярты гасырга якын вакыт узгач, пьеса геройлары - рәссам, җырчы, шагыйрь һәм композитор сәхнәгә яңадан чыгып, мәңгелек темаларга сөйләшүне дәвам итәчәк. Бу әсәрдә күтәрелгән сораулар беркайчан да актуальлеген югалтмаячак: нәрсә ул чын сәнгать, чын мәгънәсендә дөньяга танылу нәрсә, иҗатта ничек ихласлыкны саклап калырга, ничек үз-үзеңне югалтмаска... Театр аларга җавап эзләргә тырышачак.

Билет алырга

Касса: (843) 293-03-74




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!