Премьера белән! (фоторепортаж)
Җомга 23.12.2022
Кичә, 21 декабрьдә, "Шәрык клубы" татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексында Галиәсгар Камалның «Безнең шәһәрнең серләре» пьесасына нигезләнгән яңа театраль тамаша премьерасы булды.
Режиссер - Рамил Гәрәев, рәссам - Сергей Скоморохов. Рольләрдә ТРның атказанган артистлары Ирек Кашапов, Илнур Закиров, Раил Шәмсуаров, шулай ук яшь артистлар Артур Шәйдуллин, Айгөл Абашева һәм Рәдиф Галимов. Премьерада Камал театры оркестры да катнашты. Дирижер һәм сәнгать җитәкчесе Данияр Соколов.