Талия Миңнуллина - "Әле..." проектының яңа кунагы
Пәнҗешәмбе 05.08.2021
Без " ӘЛЕ..." проектына кызыклы кунаклар чакыруны һәм актуаль темалар күтәрүне дәвам итәбез. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе ТАЛИЯ МИҢНУЛЛИНА театрга чакыру билетларына карата үз фикере белән уртаклашты, республиканың мәдәни өлкәсендәге җитешсезлекләрне билгеләде һәм Камал театрының үзе иң яхшы дип санаган спектакльләрен атады. Тамашаны Нияз Игъламов алып барды. Видео субтитрлар белән тәэмин ителгән. Талия Илгизовнадан бонус - музыкаль бүләк!