Дорога / Сәфәр
Премьера
До начала осталось:
Дорога / Сәфәр
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Камал театры җәйге кинотеатр ача

Җомга 12.08.2022

19 августта 20.00 сәгатьтә Камал театры "Җәйнең бер кичендә" дигән яңа проект башлап җибәрә. Атна саен "Шәрык" клубы ишегалдында (Татарстан ур., 8) җәйге кинотеатр форматында татар театры тарихында билгеле спектакльләрнең видеоязмалары күрсәтеләчәк.

Проект 19 августта 2011 елда сәхнәләштерелгән "Үлеп яратты" ("Любовь бессмертная") спектакленең видеоязмасын күрсәтү белән ачылачак. Автор Ркаил Зәйдулла, режиссер Илгиз Зәйниев.
Билет сатып алырга

25 августта 20.00 сәгатьтә "Мулла" спектакленең видеоязмасы күрсәтеләчәк. Автор Туфан Миңнуллин, режиссер Фәрит Бикчәнтәев. Видеязма бөек татар драматургының тууына 87 ел тулуга багышлана.
Билет сатып алырга

Спектакльләр рус телендә титрлар белән тәэмин ителгән.

Татарстан ур., 8 йорт




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!