Камал театры - "Белем җәүһәрләре" халыкара бәйгесе җиңүчесе
Якшәмбе 18.12.2022
Бүген Татарстан Республикасы «Пирамида» мәдәни-күңел комплексында XIII "Белем җәүһәрләре" Халыкара бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Камал театры өч номинациядә призлы урыннар яулады:
2 урын "Иң файдалы һәм популяр татар видеоблогы/видеоканалы" номинациясендә - Камал театры ютуб-каналы.
2 урын "ВКонтакте социаль челтәрендә татарча иң файдалы һәм популяр төркем" номинациясендә - Камал театрының рәсми төркеме.
2 урын "Мәдәният, туризм һәм милләтләр дуслыгы өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интенет-проект" номинациясендә - Камал театрының рәсми сайты.