Чаллыда Камал театры гастрольләре ачылды
Чәршәмбе 14.02.2024
Кичә "Көзге кайтаваз" спектакле белән Яр Чаллы шәһәрендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының традицион гастрольләре ачылды.
Сәламләу сүзе белән сәхнәдән Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты урынбасыры Рамил Хәлимов, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Миләүшә Имамова чыгыш ясады.