КАЗАНДА БАШКОРТ АКАДЕМИЯ ДРАМА ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ АЧЫЛДЫ
Чәршәмбе 14.04.2021
Кичә "Кыз урлау" спектакле белән Казанда М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының традицион гастрольләре ачылды. Камал театрының зур сәхнәсеннән сәламләү сүзе белән Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыен-Корылтае Депутаты Раил Мирвай улы Асадуллин һәм Г.Камал исемендәге ТДАТ баш режиссеры, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев чыгыш ясадылар. ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗанов Башкорт драма театры артистларына ТР Мәдәният министрлыгының мактау грамоталарын тапшырды.Дусларыбызга уңышлы гастрольләр телибез!