Игътибар! Репертуарда үзгәрешләр
Пәнҗешәмбе 03.02.2022
Хөрмәтле тамашачылар!
4 февральдә булырга тиешле "Тормышмы бу" спектакле "Сәфәр" спектакленә, 10 февральдә булырга тиешле "Сөясеңме, cөймисеңме..." "Гөргөри кияүләре" спектакленә, 13 февральдә булырга тиешле "Бабайлар чуагы" "Мәхәббәт FM" спектакленә алмаштырыла.
Сатып алынган билетлар үз көчендә кала. Театр администрациясе килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенә. Касса телефоны: 293-03-74. Эш режимы: 11.00 сәгатьтән 19.30 сәгатькә кадәр.