Женюсь.tat - Өйләнәм.tat. / Фанис Сафин - Юбилейный вечер / Фәнис Сафин - Юбилей кичәсе
До начала осталось:
Женюсь.tat - Өйләнәм.tat. / Фанис Сафин - Юбилейный вечер / Фәнис Сафин - Юбилей кичәсе
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

ЯҢА 2021 ЕЛ БЕЛӘН! (ВИДЕО)

Пәнҗешәмбе 31.12.2020

                                                         Кадерле дуслар! 

Бер ел да башкасын кабатламый, бер генә көнне дә яңабаштан яшәп булмый. 2020 ел да үзенең сынаулары, бәхет-сөенечләре, борчу югалтулары, уңыш-табышлары белән тарих битләренә күчә. Ничек кенә үтсә дә без бу елга рәхмәтле! Ул безне бер-беребезне кадерләргә, бер-беребезгә игътибарлырак булырга, сәламәтлекне кайгыртырга, якыннарыбызны тирән итеп яратырга һәм тагын бик күп рухи кыйммәтләрне үзебездә булдырырга өйрәтте! Яңа 2021 елда барыбызны да шатлыклы мизгелләр, зур уңышлар һәм якты көннәр генә көтсен! Ил-көннәребезгә тынычлык, һәркайсыгызга иминлек, саулык, муллык телибез! Һәм, әлбәттә, яраткан тамашычыларыбыз, без сезгә традицион яңа ел күчтәнәче әзерләдек!


Ихластан Яңа ел белән котлап, 
Камал театры коллективы.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!