ЧАЛЛЫДА КАМАЛ ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ АЧЫЛДЫ
Пәнҗешәмбе 15.04.2021
Кичә "Өйләнәм.tat" спектакле белән Яр Чаллы шәһәрендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының традицион гастрольләре ачылды. Сәламләу сүзе белән сәхнәдән Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Чаллы татар драма театры сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты урынбасыры Рамил Хәлимов һәм "Энергетик" мәдәният йорты директоры Гөлзада Рзаева чыгыш ясады.