ЙОШКАР-ОЛА ШӘҺӘРЕНДӘ КАМАЛ ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ
Сишәмбе 20.03.2018
Кичә, 19 мартта, Шкетан исемендәге Мари милли драма театры сәхнәсендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләре үтте. Театр Йошкар-Ола тамашачысына Т.Миңнуллинның “Диләфрүз - Remake” спектаклен тәкъдим итте.Сәламләү сүзләре белән Марий Эл Республикасы Хөкүмәте Рәисенең Беренче Урынбасары Васютин Михаил Зиновьевич, Г.Камал исемендәге ТДАТ директоры Илфир Якупов һәм Шкетан исемендәге театраның баш режиссеры Роман Алексеев чыгыш ясадылар.