Зөлфирә Зарипова "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде
Чәршәмбе 06.09.2023
Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипова "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның әлеге капары 2023 елның 29 августта чыккан. Горурланабыз һәм чын күңелдән котлыйбыз!