Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Шакирҗанова Луара Галимҗан кызы (Зөһрә Шакирҗан)

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — 1996
Татарстанның халык артисткасы - 2010
Д. Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты - 2009



Артистка. Татарстанның Әтнә районы Күлле-Киме авылында туа. 1970 елда Казан театр училищесын һәм 1973 елда Ленинград дәүләт театр, музыка, кинематография институтының (ЛГИТМИК) актерлык бүлеген тәмамлый. К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрында артистка (1973-1979) һәм Мәдәният министрлыгында театрлар буенча белгеч булып эшли. 1984 елдан Г.Камал исемендәге театр музеен җитәкли. Күренекле театр эшлеклеләре иҗатына багышланган мәкаләләр авторы; радио, телевидениедә һәм сәхнәдә театр турында тапшырулар, әдәби кичәләр алып баручы. Бер үк вакытта, нәфис сүз жанрында эшләүче артистка.

Финляндиядә яшәүче татарлар белән Хельсинки шәһәрендә Г.Камалның«Беренче театр» (1991), М.Фәйзинең«Асылъяр» (1992), «Галиябану» (1993), Батулланың«Туйлар язгач» (1994) әсәрләрен сәхнәгә куйды.


email: luara.shakirzanova@kamalteatr.ru         

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!