Бариев Шамил Мәсгут улы
ТАССРның атказанган артисты — 1986
Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика бүләге лауреаты — 1988
(14.11.1950 — 11.03.1994)
Артист. Татарстанның Саба районы Зур Артыш авылында туа. 1973 елда Ленинград театр институтын (ЛГИТМИК, татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Ул төрле характердагы образларны тышкы формасын һәм эчке дөньясын төгәл итеп сурәтләүче, җыр, музыкага сәләтле артист.
Рольләре: Ихлас — «Өчәү юлга чыктык» (Р.Батулла), Кияү — «Кияү белән кәләш» (М.Байҗиев), Ирназар — «Ахырзаман» (Ч.Айтматов), Яков — «Һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча), Михаил — «Әгәр ташлап китсәң» (М.Сторожева), Фрид — «Ике сәгать — бер гомер» (Р.Хәмид), Хосе — «Канлы күләгәләр» (Г.Боровик), Хәсән — «Ләйсән ире Хәсән» (Ю.Сафиуллин), Никита — «Рәхәт яшибез», Күрше — «Бичура» (М.Гыйләҗев), Искәндәр — «Асылъяр» (М.Фәйзи), Кәримов — «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов), Габдрахман — «Һинд кызы» (Г.Каюм) һ.б.