Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Гобәйдуллин Әнвәр Габдрахман улы

Татарстанның халык артисты — 1983.

18.10.1922-09.07.2012 



Гобәйдуллин Әнвәр Габдрахман улы 1922 елның 18 октябрендә Казан шәһәрендә туа. 1940-1946 елларда 16 нчы заводта фрезерчы булып эшли. 1948 елда Камал театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Татар академия театрына кабул ителә. 1991-2002 елларда — «Инсаният» труппасында. Төрле характердагы истә калырлык, тормышчан сәхнә образлары иҗат итүе белән аерылып тора.

Рольләре: Питрәй — «Зәңгәр шәл», Сираҗи — «Сүнгән йолдызлар», Сәлим — «Американ» (К.Тинчурин); Ахун — «Хуҗа Насретдин», Габделвәли — «Гөлҗамал», Хәлдрифүн — «Җирән чичән белән Карачәч сылу» (Н.Исәнбәт); Шәрәфи — «Акчарлаклар» (Ш.Камал); Тукаш — «Кол Гали» (Н.Фәттах); Кадыйр — «Әнә килә автомобиль» (Ф.Яруллин); Гарәфи — «Банкрот» (Г.Камал); Василий — «Котырган акчалар», Ильич — «Җимерелгән бәхет» (А.Островский); Исак — «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш); Закир — «Тормыш җыры» (М.Әмир); Пологий — «Дошманнар» (М.Горький); Дәрвиш — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин); Гафур — «Үзебез сайлаган язмыш» (Т.Миңнуллин); Галәүтдин — «Күрәзәче» (З.Хәким) һ.б.

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!