Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Хафизов Айдар Садри улы

Татарстанның халык артисты — 2001, Россиянең атказанган артисты – 2014

20.05.1943 - 13.12.2020




20.05.1943 - 14.12.2020

Хафизов Айдар Садри улы 1943 елның 20 маенда Татарстанның Питрәч районы Күн авылында туа. 1970 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Камал театрында эшли башлый, соңрак төрле урыннарда: 1971-1974 елларда Ленин исемендәге мәдәният сараенда — режиссер, 1974-1975 елларда Курчак театрында — администратор, 1975-1976 елларда филармониядә — нәфис сүз сөйләүче, 1976-1978 елларда Республика күчмә театрында (хәзер К.Тинчурин исемендәге театр) артист булып эшли. 1978 елдан — Татар академия театрында. Төрле яшьтәге һәм характердагы образлар иҗат итә.

 Рольләре: Азамат — «Китмәгез, тургайлар!», Адаш — «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев); Мирсәет — «Талак, талак» (Х.Вахит); Фараон — «Нихәл, яшь иптәш?» (Ш.Тот); Дерамо — «Болан-Патша» (К.Гоцци); Кучкар — «Зөлфия» (К.Әмиров); Андрей — «Һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча); Камали — «Бәхетсез егет» (Г.Камал); Камаев — «Булмас димә, дөнья бу» (А.Вампилов), Якуб Акчурин — «Без китәбез, сез каласыз», Хәлиулла — «Илгизәр + Вера», Шәһит — «Хушыгыз!» (Т.Миңнуллин); Дәрвиш — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим), Ногман — «Мирас» (Г.Каюм); Кадыйрбирде — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин); Транио — «Явызлыкка авызлык» (В.Шекспир); Пеппино — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо) һ.б.

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!