САНАУЛЫ КИЧЛӘР/ ПЯТЬ ВЕЧЕРОВ
До начала осталось:
САНАУЛЫ КИЧЛӘР/ ПЯТЬ ВЕЧЕРОВ
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд
0

Ибраһимов Булат Фаил улы



Рәссам. 1975 елның 12 декабрендә Татарстанның Актаныш районы Актаныш авылында туа. 1995 елда Чаллы сәнгать училищесын, 2000 елда Санкт-Петербургта Театр сәнгате академиясен тәмамлый. 2001—2002 елларда — Казан яшь тамашачылар театрының баш рәссамы. 

2002 елдан Татар академия театрында рәссам. Татар академия театрында М.Гыйләҗевнең «Яра» (2004), Р.Бохараевның «Тимер борчак», Т.Гыйззәтнең «Кыю кызлар», Х.Вахитның «Талак, талак!..» (2005), Т.Миңнуллинның  «Алты кызга бер кияү» (2006), И.Зәйниевнең «Суган чәчәге» (2007); Әлмәт театрында Ф.Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» (1998), Ф.Әмирханның «Тигезсезләр» (2005); Минзәлә театрында Н.Гыйматдинованың «Сихерче» (2003) һ.б. спектакльләрнең сәхнә бизәлешләрен эшли. 

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес