Маленькие ручки / Нәни куллар
До начала осталось:
Маленькие ручки / Нәни куллар
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Исәнгулова Гөлсем Сабир кызы

Татарстанның халык артисты — 1987, Башкортстанның халык артисты — 1996



Исәнгулова Гөлсем Сабир кызы 1938 елның 10 июнендә Башкортстанның Мәләүз районы Карагай авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын  (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Лирик пландагы һәм төрле үзенчәлектәге төп образлар иҗат итүче танылган артистка.

Рольләре: Корри — «Фаҗигале юлда» (А.Муис); Шәфәкъ — «Ай тотылган төндә», Җәмилә — «Кыз урлау» (М.Кәрим); Айсылу — «Миркәй белән Айсылу», Зөһрә — «Һиҗрәт», Әйшә — «Зифа» (Н.Исәнбәт); Назлыгөл — «Хуш, Назлыгөл!» (М.Байҗиев); Роза — «Эңгер-меңгер» (А.Гыйләҗев); Щеголева — «Чит кеше» (И.Дворецкий); Липочка — «Агай-эне ак мыек» (А.Островский); Энҗе — «Кол Гали» (Н.Фәттах); Марта — «Канлы күләгәләр» (Г.Боровик); Лариса Даниловна — «Бер төн» (Б.Горбатов); Миңзифа — «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла); Мәхбүбә — «Зөләйха», Хәдичә — «Алдым-бирдем» (Г.Исхакый); Сабира — «Татар хатыны ниләр күрми» (Г.Ибраһимов); Гөлҗиһан — «Банкрот» (Г.Камал); Гөлсем — «Мирас» (Г.Каюм); Вәлия — «Асылъяр» (М.Фәйзи); Саҗидә — «Дуслар җыелган җирдә», Саҗидә — «Хушыгыз!», Мөнирә — «Үзебез сайлаган язмыш» (Т.Миңнуллин); Сәлимә — «Әбиләргә ни җитми», Роза — «Ташлама мине!» (Ф.Бүләков); Текле — «Ханума» (А.Цагарели) һ.б.



ПРЕССА


ГӨЛСЕМ ИСӘНГУЛОВАНЫҢ ИҖАТ ПОРТРЕТЫНА ШТРИХЛАР. "Сөембикә" журналы. 15.03.2016 ел.


Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!