

ИРДӘҮКӘ. МӨҺАҖИРЛӘР / МУТЬ. МУХАДЖИРЫ / ГЕНЕРАЛЬ ПРОГОН
Автор: Мәхмүт Галәү
Спектакль иске татар авылының көнкүреше, гореф-гадәтләре, 1880 еллар ачлыгы, 1897 елгы халык санын алу вакыйгасына бәйле рәвештә кузгалган крестьян чуалышлары, бөлгенлеккә төшкән татар крестьяннарының, бәхет эзләп, Төркиягә күчеп китүләре һәм андагы кызганыч язмышларын сурәтли.
Дөньяда ни генә булмасын, кеше бәхетле булырга тели… Ә нәрсә ул бәхет? Шатлык, муллык, мәхәббәт, өмет, ышаныч... Бу сорауга җавап табу бик авыр, ә кайчагында мөмкин дә түгел… Чыннан да, бу бөтен нәрсәне үз эченә алган төшенчәнең төгәл билгеләмәсе юк, ә аның турында үз сорауларына җавап эзләүче Кеше бар...
Спектакльдә Театрның оркестры башкаруында композитор Елена Шипова иҗат иткән музыка яңгырый. Дирижер - Данияр Соколов.