Мәңгелек буран / И дольше века длится день / Шәрык клубы кинотеатры
Автор: Чыңгыз Айтматов
«Гасырдан да озын көн…» - Чыңгыз Айтматов иҗатында шактый мөһим урынны алып торучы әсәрләрнең берсе. Төрле вакыт аралыкларын һәм сәнгати чараларны берләштергән, фантастика, мәсәлләр һәм реализмга корылган, маңкортлар хакындагы билгеле легенданы, данлыклы ак дөя Каранар токымын яктыртуны үз эченә алган роман бүгенге көндә дә актуаль. Быел дөнья җәмәгатьчелеге кыргыз прозасы классигының 90 еллык юбилеен билгеләп үтә. Камал театры да бу чарадан читтә калмады. Режиссер Илгиз Зәйниев күп кенә сюжет сызыкларыннан баш тартып, игътибарны романның төп темасына - катлаулы чорда яшәгән кеше язмышларына юнәлтә. Әлбәттә, спектакльдә маңкорт турында легенда да урын ала, ул үз тамырларыңны югалту хакындагы куркыныч кисәтү буларак яңгырый.