

Яшь йөрәкләр / Молодые сердца / Театр им. А.Гилязова (Наб.Челны)
Автор: Фәтхи Бурнаш
12+
Уен-көлкегә, яшьләрнең шаянлыгына корылган музыкаль комедия төрле буын тамашачысына да бердәй якын. Сәрбиҗамал белән Хәйретдиннең саф, самими сөюен үзәккә алган тамаша тапкыр сүзләргә, канатлы гыйбарәләргә бик бай. Спектакль лирик җырлар, уен такмаклары белән бизәлеп, беренче бөтендөнья сугышы чорында да яшьлек рухының көче һәм мәхәббәт турында сөйли.
Режиссер - Олег Кинҗәгулов