Дорога / Сәфәр
До начала осталось:
Дорога / Сәфәр
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

IV «Нәүрүз-2016» Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы

“Нәүрүз” форумы – “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале исеме белән үтүче белем бирү проекты. Форум кысаларында төп 5 юнәлештә дәресләр үтә: актерлык сәнгате һәм практик режессура; режессура теориясе, сценография һәм музыкаль театр; театр социологиясе, менеджмент, пиар, хокук белеме; курчак театры сәнгате; театраль тәнкыйть.

Фестиваль-форумда катнашу өчен заявкалар төрки телләрдә спектакльләр куючы теләсә-кайсы театр коллективларннан һәм, шулай ук, төрки телле театраль һөнәр вәкилләреннән (актер, режиссер, сценограф, рәссам, хореограф, менеджер, әдәби бүлек җитәкчесе, журналист, театр тәнкыйтьчесе) кабул ителә.


2016 елның 5-9 июньдә Казанда “Нәүрүз” IV Халыкара театраль-белем бирү форумы үтте. 

Форумда Венгриянең (Будапешт) Милли театры мәртәбәле кунак буларак катнашты. Әлеге театр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә “Ходай җәзасы” (“Бич Божий”) спектаклен тәкъдим итәчәк.

“Нәүрүз” форумы – “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале химаясе астында үтүче белем бирүгә нигезләнгән проект. IV форум кысаларында Германия, Италия, Грузия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан, Татарстан, Хакасия һәм Якутиядән килгән әйдәп баручы белгечләр театр сәнгатенең актуаль сораулары буенча тренинглар, мастер-класслар, семинарлар үткәрәчәк. Форум программасына алты иҗат лабораториясе кертелгән:

1.      Театраль педагогика, актерлык һәм режиссерлык осталыгы; 

2.      Режиссура теориясе, заман театры эшчәнлеге, сценография һәм музыкаль театр;

3.      Театраль менеджмент, пиар, маркетинг;

4.      Курчак театры сәнгате һәм балалар театры; 

5.      Театраль тәнкыйть;

6.      Төрки халыкларының традицион театраль-музыкаль формалары.

IV форум программасында 31 семинар, 17 тренинг, 8 мастер-класс һәм 5 спектакль күрсәтелер дип планлаштырыла. Камал театрының соңгы 5 елда куелган иң яхшы спектакльләреннән кала, форум көннәрендә “Собачье сердце” (реж. А.Җәббаров, ГИТИС, С.Женовач курсы) һәм Венгриянең әйдәп баручы режиссеры Атилла Виднянский сәхнәләштергән “Ходай җәзасы” (“Бич Божий”) спектакльләре күрсәтеләчәк. Шулай ук форум кысаларында “Театр сәнгате студиясе” театрының сәнгать җитәкчесе, РАТИ-ГИТИС режиссура һәм драма кафедрасы җитәкчесе, профессор, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Сергей Васильевич Женовач белән иҗади очрашу үтәчәк.

Заявкалар kamalteatr@mail.ru электрон почтасы аша 2016 елның 1 маена кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълуматләрне (843) 293-14-24 номеры аша алырга мөмкин. Форум чаралары Г.Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында, КФУ аудиторияләрендә, “Шәрык” клубында һ.б. урыннарда үтәчәк.

Форумны оештыручылар: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы – Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры. 

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!