Книги
Книги
«ТАТАР ТЕАТРЫ» китап-альбомы. Ике томда
Проект җитәкчеләре Фәрит Бикчәнтәев, Шамил Закиров
Автор-төзүчеләр Луара Шакирҗан, Гөлнур Гыйматова
Рәссам Григорий Эйдинов
Нәшрият «Заман» нәшрияты, дизайн, макет
Татарстан китап нәшрияты
Бастыру елы 2009
Китап тышлыгы Каты
Бастыру теле Татар, рус
Ике томнан торган «Татар театры» китап-альбомы татар театр сәнгатенә 100 ел тулу уңаеннан чыгарыла. I томда 100 ел эчендә, ягъни 1906 елдан алып Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган уңышлы спектакльләр турында театр белгечләренең мәкаләләре, очерклар һәм фоторәсемнәр урын алды.
II томда артистлар, режиссерлар, драматурглар, рәссамнар, композиторлар һәм иҗатлары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән бәйле шәхесләр турында кыскача белешмә, репертуар, 1906 елдан алып гастрольләр һәм фестивальләрнең географиясе, татар театрында сценография һәм музыка үсеше, спектакльләргә костюмнар һәм декорацияләр эскизлары, шәҗәрә, профессиональ һәм һәвәскәр татар театрлары турында тарихи белешмә кертелде.