РусТатEng

«ҺӨНӘР» ФЕСТИВАЛЕ БУЕНЧА МАТБУГАТ КОНФЕРЕНЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРАБЫЗ

Хөрмәтле журналистлар! Сезне матбугат конференциясенә – “Һөнәр” VIII Бөтенроссия яшь режиссура театр фестивале программасы презентациясенә чакырабыз. Матбугат чарасы 10 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының матбугат үзәгендә үтә (301 бүлмә).
Аккредитация үтү өчен элемтәkamal.press@tatar.ru, 293-83-18, 89274464542.
 
Катнашалар:
• Илфир Якупов – фестивальнең директоры;
• Нияз Игъламов – фестивальнең тәнкыйтьчеләр коллегиясе әгъзасы;
• Инна Яркова – фестиваль үтәчәк мәйданнарның берсе булган “Угол” иҗат лабораториясе директоры.

VIII «Һөнәр» фестиваленең географиясе Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск, Уфа, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрен колачлый. Афишага татар, рус, башкорт телләрендә 16 спектакль кертелгән. Спектакльләр Казанның 6 театраль мәйданчыгында: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, Яшь тамашачылар (ТЮЗ), Болак буе яшьләр театрларында, Лядской бакчасында, "Угол" иҗат лабораториясендә һәм Ленин исемендәге Мәдәният сараенда узачак.


Вторник 08.11.2016
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра