РусТатEng

ӘЛМӘНДӘР ТУРЫНДА ӘҢГӘМӘЛӘР

Татар театрында зур талантка ия булган шәхесләр күп. Сөекле артистыбыз Шәүкәт Биктимеров – шуларның иң күренеклеләреннән. Г.Камал исемендәге театр сәхнәсе Шәүкәт Хәсәновичның күпкырлы, бай, юмарт талантын ачты, аны халкыбызның иң яраткан, шөһрәтле кешеләреннән берсе итте. Ул үзе тудырган образларның җанына үтеп керә һәм аларны чын, тормышчан итеп сурәтли.  Әлеге образлар яшәүнең ямен табарга, оптимистик рухта калып, тулы канлы тормыш белән гомер итәргә өйрәтә.

Минтимер Шәймиев

Наилә Гәрәева: Шәүкәт абый ул – үзе бер чор. Мин шул чорда аның белән эшләвемә бик бәхетле. Х.Вахит әсәре буенча Рәфкать Бикчәнтәев куйган, ул заман өчен яңалык булган «Беренче мәхәббәт» спектакле театрда зур вакыйга иде. Шунда мин беренче тапкыр Шәүкәт абый белән бергә уйнадым. Ул минем сөйгән егетем, ә мин аның – сөйгән кызы. 18 яшьлек кыз һәм шактый олы, сәхнәдә уйнап дан казанган артист – Шәүкәт абый… Аның күзләре янып тора иде.

Менә шундый бәхетле чорга туры килдем, зур артистлар белән иҗат иттем. Алар үгет-нәсыйхәт бирмәделәр, ләкин сәхнәдә үзләрен тотышлары, уйнаулары безгә гади, тормышчан уйнауга этәргеч булды. Гомумән, тормышта Шәүкәт абый бик сөйкемле, акыллы, серле, фәлсәфи, укымышлы кеше иде. Ул заманда журналларда яңа әсәрләр бастырыла башлады, авторлар арасында Ч.Айтматов, Р.Гамзатов та бар. Шуларны Шәүкәт агадан алып кайтып укый торган булдым. Хатыны китапханәдә эшләде, шуңа аларның өйләрендә китаплар күп иде. Гаилә-ләре белән белемле, укымышлы булдылар.

Равил Шәрәфиев: Шәүкәт абый Биктимеров бик гади кеше, аның белән сөйләшү һәрвакыт җиңел иде. Акыллы, зирәк кеше булса да, үзенең белгәннәре белән мактанып, масаеп йөрмәде. Күбрәк «җүләргә» сабышты, ул – аның битлеге. Ә болай ул шактый акыллы кеше, әз генә хәйләсе дә бар, хәйләне бит акылның бер билгесе диләр. Марсель Хәкимович: «Театрда иң татар артист кем, дип сорасалар, мин, Шәүкәт Биктимеров дип әйтәм!» – дия торган иде. Ул әйтсә, белеп әйтә, билгеле.

Фәрит Бикчәнтәев: Шәүкәт абый кабатланмас шәхес иде, бик күп укый, күп нәрсәне белә, кызыксына иде, кешелекле булуы белән барыбызны да таң калдырды. Шул ук вакытта ул серле кеше дә иде, яшь артистларны сәхнәдә «яшәргә», фикер йөртергә өйрәтте. Ул ничектер үзенә тартып тора, аның «канаты астына» керәсе килә иде.

Мин Мәскәүдән режиссерлыкка укып кайтып, Камал театрында эшли башлагач, Шәүкәт абый белән берничә спектакль куйдык. Әйтик –
А.Рахманколовның «Боз астында дулкын»ында ул – генерал Мамишев, К.Тинчуринның «Соңгы сәлам»ендә (театрда ул «Вахит Мансуровның яшәве һәм үлеме» исеме белән барды) – Мөхәммәтша, Т.Миңнуллинның «Хушыгыз»ында Шәһит рольләрен башкарды.

Ринат Таҗетдинов: Шәүкәт Биктимеров турында истәлекләр сөйләгез әле, дигәч, йөрәгем дөрләп алды. Ул әле һаман театрда, безнең арададыр шикелле. Үзенең искиткеч матур тавышы белән рольләрен башкарадыр кебек тоела. Онытылмый Шәүкәт абый!.. Камал театрының бөек
артисты!

Шәүкәт абыйның һәрбер уйнаган роле – халык күңелендә кала, йөрәкләргә кереп урнаша, онытылмый торган образлар. Тамашачы бит хәзер Шәүкәт абый турында, Шәүкәт Биктимеров дип түгел, Әлмәндәр дип кенә әйтә. Исән чагында да шулай иде. «Ничек анда безнең Әлмәндәр, исән-саумы, сәлам әйтегез аңа!» – дип, әйтәләр иде.

Шәүкәт абый белән без бик тату эшләдек, шактый спектакльләрдә бергә уйнадык. Бәхетле көннәр иде ул…

Әле без Мәскәүдә укыган чорда, Шәүкәт абыйның берничә мәртәбә училищебызга кереп чыкканы хәтеремдә. Безнең белән очрашып, җылы итеп сөйләшеп китә иде. Ул вакытта үзе дә бик яшь әле. Безнең курс җитәкчебез Михаил Николаевич Гладков аны бик хөрмәт итә. Гомумән, ул безнең Камал театры спектакльләрен күргәч, артистларыбыз турында бик яратып сөйли. «Камал театрында бик күп талантлы артистлар эшли, шуңа күрә сезгә нык тырышып эшләргә туры киләчәк, талантлы балалар буларак, анда да сер бирмәссез дип уйлыйм», – дия торган иде М.Н. Гладков.

Наилә Гәрәева: 1967 елларда Ч.Айтматовның «Повесть и горесть степей» дигән яңа җыентыгы дөнья күрде. Шундагы «Тополек мой в красной косынке» әсәре буенча Ташкенттан чакыртылган режиссер Ташхуҗа бездә бер ай эчендә «Гүзәлем Әсәл» спектаклен куйды. Мин – төп героиняны, Шәүкәт абый – Байтимерне, Ринат Таҗетдинов минем сөйгән егетем Ильясны уйнады. Ул спектакльдә Шәүкәт абыйның сүзе дә күп түгел, ләкин ул үзенең барлыгы, үзен тотышы, мөлаемлыгы, хисләр байлыгы, фикере белән бөтен сәхнәне тутыра иде. Шәүкәт абый белән начар уйнап булмый, чөнки ул үзе синең өчен уйный торган иде. Бу минем Шәүкәт абый белән иҗат иткән икенче спектак­лем булды.

Равил Шәрәфиев: Марсель Хәкимович сүгә бит инде, гадәттә. Мин ачуланганга бик игътибар бирмәсәм дә, әгәр дә кирәкмәгәнгә эләксә, җавапсыз калмадым. Шулай бервакыт Шәүкәт абый әйтә: «Менә безне сүгә ул, ә сиңа бер сүз дә әйтми. Мин үзеннән, нигә син Шәрәфине бер дә ачуланмыйсың дип сорадым», – ди. Шулвакыт Марсель Хәкимович: «Ул бит неуправляемый!» – дип җавап кайтарган. Мин моны үземә карата иң зур комплимент итеп кабул иттем. Чөнки минем буйсынырга яратмый торган гадәтем бар. Ә Шәүкәт абый компромис таба белә иде. Икенче төрле уйласа да, кирәксә-кирәкмәсә дә, режиссер белән бәхәскә кермәде. Бәхәсләшеп мәгънә юк, моңа үзем дә каршы. Чөнки син режиссерга башкача да эшләп булганын күрсәтсәң, ул аны күрәчәк һәм болай да була икән дип уйлаячак. Менә Шәүкәт абый шундый артистларның берсе иде. Эш белән күрсәтә белде.

Артистның иң зур бәхете – сөйкемле булу, ә Шәүкәт абый үзенә тартып торды. Аның күзләре ут чәчә иде. Шуңа күрә халык, ул сәхнәгә килеп чыгуга, кул чабып, җылы итеп каршы алды.

Элегрәк Товстоноговның яшьләр белән очрашуын күргән идем. Бик рәхәтләнеп тыңладым. Һәм шунда ул талант сүзенең аңлатмасын әйтте. «Талант – ул сәхнәдә табигый яшәү», –
диде. Ышандыра белү сәләте, дип өстим үземнән. Кемне генә уйнаса да, Шәүкәт абый табигый булып кала белде, ышандырды. Чын талантның көче шунда.

Фәрит Бикчәнтәев: Беренче вакытларда мин аның иҗат өслүбен аңламадым, хәтта курка да башлаган идем. Ул беренче репетициягә үк ролен ятлап килә, ләкин сәхнәгә чыккач, шактый вакыт образның «эчтәлеге» күренми. Мин шүрли башлыйм. Ә ул бик салмак адымнар белән, ашыкмыйча, образның характерын, логикасын эзли икән, һәм соңгы репетицияләрдә шаккатыргыч җанлы кеше тибын китереп чыгара.

Бервакыт без мәшһүр инглиз драматургы В.Шекспирның «Король Лир» трагедиясен сәхнәләштерергә уйладык. Биктимеров – Лир. Шулкадәр кызык эшли башлаган идек. Кинәт Шәүкәт абый бу рольдә уйнамаячагын белдерде. Нәрсә булганын бүгенге көнгә кадәр төшенә алмыйм. Миңа бу вакыйга бик авыр тәэсир итте.

Бәлки Шәүкәт абыйга, чит ил трагедияләренә караганда, чын татар әсәрләре якынрак булгандыр, чөнки ул Шиллердан һәм Шекспирның бүтән әсәрләреннән дә баш тартты.

Ләкин, бернигә дә карамастан, Шәүкәт абый минем өчен татар театрының, татар мәдәниятенең бөек шәхесе, һәм шулай булып калачак та.

Равил Шәрәфиев: Театрда амплуа дигән нәрсә бар. Шәүкәт абыйның амплуасы булмады. Ул төрле пландагы рольләрне уйнады. Комедияләрдә, гротеск белән сугарылган күренешләрдә чыгыш ясады. Уңай холыклы кешеләрне, шул ук вакытта тискәре персонажларны да яхшы башкарды. Шуңа күрә тамашачы аңа бернинди дә мөһер суга алмады. Мәсәлән, мин җитди рольләрне башкарырга чыксам, тамашачы кабул итеп бетерми, һаман мәзәк көтә. Ә Шәүкәт абыйны, кемне уйнаса да, кабул итәләр иде. Шаян кеше булды, әлбәттә. Кайвакыт сәхнәдә кирәкмәгән шаяруларын да эшләп ташлый торган иде. Бервакыт, «Әлдермештән Әлмәндәр» спектак­лен уйныйбыз. Мин Әҗәл ролендә. Анда бер күренеш бар – Әҗәл, исереп, идәндә йоклап китә. Шунда Шәүкәт абый миңа тибеп чыгып китте. Типкәндә кирәкмәгәнрәк җиргә туры килде. Шуннан мин исереп ятып каласы урынга, сикереп торып сәхнә артына йөгереп кереп киттем. Бүтән алай итә күрмә, дип кисәттем үзен. Шундый кызыклы хәлләр еш булды. Ул сәхнәдә бертөрле генә уйнамый иде. Импровизацияли, ә сиңа шул импровизациягә җавап кайтарырга кирәк. Бу бөтен кешенең дә хәленнән килми, гадәттә, моңа яхшы артистлар гына сәләтле. Фәлән сүзгә, фәлән репликага гына җавап бирә торган артистлар бар. Ә монда инде хәлдән башкача чыгарга кирәк. Соңгы вакытта ул импровизациягә шулкадәр бирелә иде, бөтенләй читкә кереп китә. Хәзер ничек кире кайтырга, кайсы җирдә туктады әле бу дип, ялгап җибәрә торган идем. Ләкин артист өчен бу яхшы күренеш. Әгәр дә ул язган текстны гына сөйләп, көн саен кайда басса, шунда басып уйнаса, ул механикалашкан артист була. Шәүкәт абый табигый иде, шуңа күрә аны халык яратты.

Фәрит Бикчәнтәев: Әле Казан театр училищесында укыган чакта мин Шәүкәт абыйның Әлмәндәрен күреп шаккаткан идем. Шундый да акрын, салмак итеп тә уйнап була икән бит. Искиткеч гади, тормышчан, әйтерсең лә, ул Шәүкәт Биктимеров түгел, ә Әлмәндәр үзе, нигәдер сәхнәгә килеп чыккан да үзенең тормышын искә төшерә.

Наилә Гәрәева: «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Шәүкәт ага Әлмәндәр роле белән дан казанды һәм тамашачы күңеленә гомерлеккә кереп калды. Хәзер бу рольне башкарырга теләүчеләр бар, ләкин Шәүкәт абый кебек уйнаучылар булмас кебек. Бу спектакльне кабат сәхнәгә менгерү дә кирәкми дип уйлыйм. Чөнки Шәүкәт абый күңелләребездә, аның рухы әле дә яши…

Әлмәндәрнең элек сөйгән кызын Хәмдебануны Рәшидә апа Җиһаншина һәм Вера апа Минкина уйный иде. Бервакыт, Вера апа авырып китү сәбәпле, Бакуга гастрольгә барыр алдыннан, Марсель Сәлимҗанов миңа Хәмдебануны уйнарга тәкъдим итте. Хәмдебану! Менә сез уйлап карагыз, яшь чакта – аның сөйгән кызын, ә картайгач, элек сөйгән кызы Хәмдебануны уйныйм. Менә нинди могҗиза! Нинди зур бәхет язган миңа! Тагын Шәүкәт абый белән бер сәхнәдә уйнадым. Шәүкәт ул – үзе театрның байлыгы. Артист булганчы, иң элек кеше бул, дип әйтәләр бит. Нинди генә чорда яшәсә дә, кеше үзе булып калырга тиеш. Шәүкәт абый гомер буе үзе булып кала белде. Ә театрда бу җиңел нәрсә түгел. Чөнки театр ул бөтенләй икенче тормыш, икенче дөнья. Ике дөньяны алып бару бик авыр.

«Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Шәүкәт абый белән бергә бер сәхнәдә оныгым Йосыф та уйнау бәхетенә иреште. Йосыфны бик яратты. Төркиягә гастрольләргә дә барып кайттылар. Анда шундый зур сәхнә, ләкин ут сәхнәнең бер генә өлешен яктырта. Артистларга шул ут яктысы эченнән чыкмаска кушылды. Марсель Сәлимҗанов Шәүкәт абыйны да, уттан читкә китсәң күренмәячәксең дип, кат-кат кисәтеп куйды. Спектакль барышында Шәүкәт абый рольгә кереп, онытылып, уттан читкәрәк китте дә сәхнәнең караңгы өлешенә керде. Шулвакыт онык ролендәге Йосыф Шәүкәт абыйны кулыннан тотып: «Шәүкәт абый, утка басыгыз! Шәүкәт абый, утка басыгыз инде…», – дип аны әкрен генә тарта икән. Бу хәлне ул гел исенә төшереп сөйли торган иде. Язмыш диген… Хәтта оныгыма да Шәүкәт абый Биктимеров белән уйнарга туры килде.

Ринат Таҗетдинов: Кайсыдыр елны, беренче мәртәбә Финляндиягә «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен алып бардылар. Шунда фин татарлары Шәүкәт абый турында әйткәннәр: «Бу артистыгыз дөнья күләмендә танылырлык зур талантка ия бит, нигә без аның турында берни дә белмибез?» Чыннан да, Шәүкәт абый Татарстанда гына түгел, Россия, хәтта дөнья күләмендә шөһрәт казанырлык артист иде. Кызганычка каршы, татарның үз дәүләте юк шул, юкса Шәүкәт абый-ның иҗаты бөтенләй бүтән бөеклектә булыр иде. Ләкин Шәүкәт абый халкыбыз күңелендә мәңге сакланыр, чөнки аның иҗаты онытыла торган түгел. Урыны җәннәттә булсын!

"Сәхнә" журналы, 2016.

Понедельник 03.10.2016
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра