РусТатEng

ӘЛМӘТТӘ КАМАЛ ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ АЧЫЛДЫ

Кичә Әлмәттә Илгиз Зәйниевның «Көтәм сине...» спектакле белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләре ачылды. "Нефтьче" мәдәният сараена тамашачылар залны тутырып килгәннәр иде. Сәламләү сүзләре белән Әлмәт театры директоры Фәридә ИсмәгыйлеваГ.Камал исемендәге ТДАТ директоры Илфир Якупов һәм Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин чыгыш ясадылар. 
14-17 апрелендә Әлмәт (Татарстан) һәм Туймазы (Башкортостан) шәһәрләрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының (Казан шәһәре) гастрольләре уза. Гастрольләр афишасында 5 спектакль, шулар арасында 3 премьера. 
Суббота 15.04.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра