РусТатEng

ӘЛМӘТТӘ КАМАЛ ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ ТӘМАМЛАНДЫ

Кичә, 16 апрельдә, Әлмәт шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының гастрольләре тәмамланды. Камал театры артистлары өч көн дәвамында "Нефтьче" мәдәният сараенда һәм Әлмәт театрында Әлмәт халкын иҗатлары белән шатландырдылар. Барлык дүрт спектакль дә тулы заллар белән узды. Гастрольләр “Гөргөри кияүләре” спектакле белән ябылды.
Дүшәмбе 17.04.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра