РусТатEng

БАШКОРТ ДРАМА ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕНӘ БАГЫШЛАНГАН МАТБУГАТ КОНФЕРЕНЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРАБЫЗ

Хөрмәтле журналистлар!

Сезне М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театры гастрольләренә (10-16 апрель, Г.Камал исемендәге ТДАТ) багышланган матбугат конференциясенә чакырабыз. Чара 24 мартта 12.00 сәгатьтә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының матбугат үзәгендә (301 бүлмә) уза.

Катнашалар:

Олег Закир улы Ханов - М.Гафури  исемендәге БДАДТ сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты;

Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев - Г.Камал исемендәге ТДАТ баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, "Антигона" спектакле режиссеры;

Рәзифә Рәшит кызы Динмөхәммәтова -  М.Гафури  исемендәге БДАДТ актрисасы, Башкортстанның атказанган артисткасы, "Каһым түрә" спектаклендә баш рольне башкаручы; 

Зилә Галимҗан кызы Баймурзина -  М.Гафури  исемендәге БДАДТ сәнгать җитәкчесе ярдәмчесе, театрның матбугат секретаре.

Матбугат конференциясендә спектакльләргә чакыру билетлары тәкъдим ителәчәк.

Аккредитация: 8 927 446 45 42, 293 83 18, kamal.press@tatar.ru – Илшат Латыйпов (23 мартка кадәр).

Дүшәмбе 20.03.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра