РусТатEng

БУА ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ БАШЛАНДЫ


Бүген, 13 гыйнварда, Т.Миңнуллинның "Кияүләр" спектакле белән Казанда Буа дәүләт драма театры гастрольләре ачылып китте. Сәламләү сүзе белән Камал театрының Зур сәхнәсеннән Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров һәм сәнгать җитәкчесе, Буа театры директоры, Татарстанның атказанган артисты Раил Садриев чыгыш ясадылар.

Исегезгә төшерәбез, 13-15 гыйнварда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Буа театрының гастрольләре уза. Әлеге гастрольләр Буа театрының 100-еллык юбилеена багышланган.

Гастрольләр турында тулырак мәгълүмат:  http://kamalteatr.ru/news/8642?locale=ru
Пятница 13.01.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра