РусТатEng

ИНТЕРНЕТ-КИБЕТТӘ ЯҢА ТОВАРЛАР

Камал театрының интернет-кибетенә Илтөзәр Мөхәммәтгалиеваның "Тәрҗемәләр һәм сәхнә әсәрләре" яңа китабы өстәлде. Әлеге җыентыкка  дөнья классиклары Ж.-Б.Мольер, С.Беккет, Э.-Э.Шмиттның әсәрләренең татар теленә тәрҗемәләре кергән. Китап кәгазь (350 сум) һәм электрон (450) форматларда күрсәтелгән.
Тагын бер яңалык итеп Камал театрының ВКонтакте челтәрендәге официаль битендә интернет-кибет ачылу тора. Хәзер интернет-кибеттән товар сатып алу өчен бары тик ошаган спектакль/китап/аудиоязма/сувенирга басырга кирәк һәм театр хезмәткәре тиз арада сатып алуны рәсмиләштерәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Камал театры интернет-кибетен 2015 елда ачып җибәрде. Лицензияле спектакльләрдән кала, кибет каталогында Татарстанның халык артистлары башкаруында халык җырлары аудиоязмалары, татар театры тарихы буенча уникаль басмалар, истәлекле сувенирлар һәм Г.Камал театры сүрәте төшкән медальләр бар.
Камал театры интернет-кибетенең тулы каталогы.
Дүшәмбе 16.01.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра