ИРЕК БАҺМАНОВ ИСТӘЛЕГЕНӘ (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген Яңа Татар бистәсе зиратында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актеры, Татарстанның халык артисты Ирек Баһмановка (1932-2015) кабер ташы ачу чарасы узды. Артистны искә алуда Камал театры коллективы һәм туганнары катнашты.
Ирек Баһманов 1932 елның 6 гыйнварында Татарстанның Әлмәт шәһәрендә туа. 1951-1954 елларда — Төньяк флотта диңгезче, 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Республика күчмә театрында эшли башлый. 1964 елдан — Татар академия театрында.