РусТатEng
КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ ТЫВАДА ГАСТРОЛЬЛӘРЕ КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ ТЫВАДА ГАСТРОЛЬЛӘРЕ

КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ ТЫВАДА ГАСТРОЛЬЛӘРЕ

18 һәм 19 августта Кызыл шәһәрендә Виктор Кок-оола исемендәге Тыва музыкаль-драма театры сәхнәсендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының тәүге гастрольләре уза. Гастрольләр Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының гастрольләр эшендә ярдәм Федераль үзәге оештыруында "Большие гастроли-2017" федераль программасы кысаларында уза.
18 август, 19.00 тамашачыларга Туфан Миңнуллинның “Җанкисәккәем” спектакле тәкъдим ителә. Нечкә лирик комедияне тамашачылар бик җылы кабул итәләр, ул үзенең актуальлеген югалтмыйча инде 20 елдан артык сәхнәдән төшми. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. 
19 август, 19.00 Галиәсгар Камал пьесасы буенча “Банкрот” сатирик комедиясе. Тапкыр Сираҗетдин ролендә – Татарстанның халык артисы Радик Бариев. Спектакль “Алтын Битлек” милли театр премиясенең экспертлар берлеге фикере буенча, Россиянең 2014 елда куелган иң яхшы спектакльләр лонг-битенә керде. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. 
Среда 14.06.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра