РусТатEng

КАМАЛ ТЕАТРЫ “ШИГЫРЬ СӨЙЛӘҮЧЕГӘ БИЛЕТ” ДИГӘН АКЦИЯ ИГЪЛАН ИТӘ

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 131-ел тулу уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры “Шигырь сөйләүчегә билет” дигән үзенчәлекле акция игълан итә! "Ак калфагым төшердем кулдан" спектакленә икенче билетны бушка алу өчен бер генә шарт үтәлергә тиеш: театр кассасында Г.Тукайның берәр шигырен яттан сөйләргә (ким дигәндә бер дүртюллык).

Акция бары бер көн генә дәвам итә: 26 апрельдә, 16.00дән 18.00 сәгатькә кадәр. Әлеге махсус тәкъдим 7 майда 18.00 сәгатьтә булачак “Ак калфагым төшердем кулдан” спектакленә генә кагыла. Шигырь сөйләгән өчен билет беренче билет сатып алынган очракта гына бирелә.

Театр кассасы: Казан ш., Татарстан ур. 1 йорт. Белешмә өчен телефон: 293-03-74.

26 апрельдә Габдулла Тукай тууына 131–ел була. Шул уңайдан Татарстанның шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә тантаналы чаралар үтә.  

Акция буенча сатып алынган билетлар кире кайтарылмый. Театр администрациясе акция шартларына үзгәрешләр кертергә хокуклы.

Понедельник 24.04.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра