РусТатEng

КАМАЛ ТЕАТРЫ “ТУГАНЛЫК” ХАЛЫКАРА ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНДӘ КАТНАША

7-14 сентябрьдә Уфада VI "Туганлык" Халыкара төрки телле театрлар фестивале уза. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры фестивальдә Фәрит Бикчәнтәев куелышында Ж.-Б.Мольерның "Дон Жуан" спектакле белән катнаша.

Камаллылардан тыш фестивальнең конкурс программасында Әзербайҗан, Дагестан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Алтай, Башкортстан, Кабардино-Балкария, Тыва, Хакасия һәм Чувашия милли театрлары катнаша. "Дон Жуан" спектаклен Камал театры 13 сентябрьдә Башкортстан Республикасының Рус Дәүләт Академия драма театрында тәкъдим итә. Фестивальдә театр тәнкыйтьчеләре коллегиясе эшләячәк, анда Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов та чакырылды.

 “Туганлык” фестивале турында:

"Туганлык" төрки телле театрлар фестивале 1991 елда Башкортстан Республикасы мәдәният Министрлыгы инициативасы белән Уфа шәһәрендә төрки дөнья илләренең һәм республикаларының тарихи һәм мәдәни-тел гомумилегендә югары театраль мәдәниятне, дуслыкны, күршеләрчә тату мөнәсәбәтләрне саклау өчен сәхнә сәнгате бәйрәме буларак оештырыла. Фестивальнең максаты - иҗади тәҗрибә белән уртаклашулары чикләнгән төрле республика театрларын очраштыру һәм төрки халыклар театрларын дөнья театраль процессына интеграцияләүгә этәргеч ясау.

 “Дон Жуан” спектакле турында:

Спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев игътибарын комедиянең фәлсәфи проблематикасына, Дон Жуанның яшәү һәм үлем белән уйнау сәбәпләренә, хатын-кызларны үзенә каратып юлдан яздыруының чишелмәгән серләренә, геройның фетнәле аңына, аны янәдән-янә кыл өстендә калырга этәргән шартларга, җәмгыять нормаларына каршы килгән гамәлләр кылып, кешеләрне хурлавына юнәлдерә. Пьесаның язылу серләре, аның бүгенге көндә дә популяр булуы, Дон Жуан, Сганарель, Командор образларының архетипик башлангычы режиссерның фантазиясен тынгысызлый. Фәрит Бикчәнтәев әлеге спектакльне куяр өчен үзенең иң ышанычлы шәкертләрен, театрның иң популяр артистларын сайлап алды. Спектакль “Алтын битлек” Милли театраль премиясенең  лонг-битенә кертелде.

Пәнҗешәмбе 15.06.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра