РусТатEng

КАМАЛ ТЕАТРЫ 110-ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН ТАНТАНАЛЫ КИЧӘЛӘРГӘ ЧАКЫРА

22 һәм 23 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 110-еллык юбилеена багышланган тантаналы кичәләргә чакыра.

Юбилей кичәсенең программасы 2 өлешкә бүленгән. Беренче бүлек театрының 110-еллык тарихына багышлана. Сәхнәдә "Зәңгәр шәл", "Дивана", "Банкрот", "Мулла", "Арбалы хатыннар", "Әрем исе", "Йөзек кашы", "Үлеп яратты", "Мәхәббәт FM", "Дон Жуан" һәм "Бабайлар чуагы" спектакльләреннән өзекләр күрсәтеләчәк. Кичә барышында театр үзенең тарихындагы әһәмиятле даталарга тукталып, соңгы унъеллык иҗатына аерым игътибар белән күзәтү ясый. 

Тантаналы кичәнең икенче өлешендә театрның коллегалары  котлаулары көтелә. Галиәсгар Камал театрын юбилее белән «La Primavera» камера оркестры, В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт Академия рус Зур драма театры, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры, М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры, К.В. Иванов исемендәге Чуаш дәүләт академия драма театры, ТР Язучылар берлеге, ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбле, татар театрлары һәм җырчы Салават Фәтхетдинов котлаячаклар. Шулай ук кичә программасында Татарстан Республикасы хөкүмәте котлавы һәм чит илләрдә торучы театр дусларыннан видеокотлаулар көтелә.

23 декабрьгә билгеләнгән кичәнең беренче өлеше, шулай ук спектакльләрдән өзекләр белән башланып китә. Икенче бүлек Камал театры актерлары котлауларыннан тора. Музыкаль, шигъри, бию номерлары белән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Фирая Әкбәрова, Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артистлары Хәлим Җәләлов, Люция Хәмитова, Илдус Габдрахманов, Луара Шакирҗанова, Әсхәт Хисмәтов, Зөлфирә Зарипова, Искәндәр Хәйруллин, Татарстанның атказанган артистлары Олег Фазылҗанов, Ләйсән Рәхимова, Алсу Каюмова, Радик Бариев, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев,  шулай ук яшь актерлар Ирек Кашапов, Ришат Әхмәдуллин, Раил Шәмсуаров, Гүзәл Минакова, Алмаз Гәрәев, Фәннур Мөхәммәтҗанов, Гүзәл Гөлвердиева чыгыш ясаячаклар.

Юбилей кичәләренә билетларны театр сайтында kamalteatr.ru һәм шулай ук кассада сатып алып була: (843) 293-03-74.

***

1906 елның 22 декабрендә Казанда татар телендә беренче спектакль уйнала. Бу көн татар театрының туган көне булып исәпләнә. 1907 елда беренче профессиналь татар труппасы оеша. 1926 елда театрга “Академия”, ә 1939 елда татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камал исеме бирелә. 

Бүгенге көндә Камал театр репертуарында татар, рус, чит ил классикасы, заман драматургиясе буенча 25тән артык спектакль бар. 

Камаллылар еш кына Россия һәм чит илләргә гастрольләргә йөри. Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Литва, Латвия, Эстония, Германия, Финләндия, Төркия, Бөекбритания, Колумбия, Испания, Кытай, Венгрия һ.б илләрдә тамашачылар театрны яратып кабул итәләр. 

1998 елдан башлап театр Төрки халыкларының “Нәүрүз” халыкара театр фестивален, 2003 елдан “Яңа татар пьесасы” конкурсын, 2009 елдан “Һөнәр” яшь татар режиссурасы фестивален, 2010 елдан “Нәүрүз” халыкара театраль-белем бирү форумын үткәреп килә.

Дүшәмбе 19.12.2016
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра