РусТатEng

КАМАЛ ТЕАТРЫ БИКЧӘНТӘЕВ-ЗӘЙНИЕВ КУРСЫ СТУДЕНТЛАРЫНЫҢ ДИПЛОМ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕНӘ ЧАКЫРА

13, 14 һәм 15 июньдә Камал театрының Кече сәхнәсендә Казан дәүләт мәдәният институтының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасы 4 курс студентлары диплом спектакльләрен күрсәтә. Курс җитәкчесе - Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Бикчәнтәев, педагог - М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, режиссер Илгиз Зәйниев. 

13 июнь, 15.00 - М.Горький "Васса Железнова". Режиссер - Әминә Миндиярова. Билет алырга.

14 июнь, 15.00 - Ә.Фәтхетдин "Ияләр". Режиссерлар - Фәрит Бикчәнтәев, Илгиз Зәйниев. Бик җылы, ихлас һәм күңелләргә үтеп керерлек спектакль-театраль фантазия. Билет алырга.

15 июнь, 11.00 - А.Чехов "Палата №6". Режиссер - Олег Кинҗәгулов. Бер табибның авыру белән мөнәсәбәтләре тарихы, дуслык һәм кеше бәхете төшенчәләре турында фәлсәфи уйланулар. Билет алырга.

15 июнь, 15.00 - Т.Миңнуллин "Без китәбез, сез каласыз". Режиссер - Фәрит Бикчәнтәев. Спектакль шагыйрь Габдулла Тукайның сәүдәгәр Акчуриннар йортына килүе турында. Спектакльдә милләтебез турында мөһим һәм актуаль мәсьәләләр күтәрелә: татар халкы кайсы юлдан барырга тиеш? Халык яшәсен өчен нәрсәләр кирәк? Билет алырга.


КАССА ТЕЛЕФОНЫ: 293-03-74
Среда 31.05.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра