РусТатEng

КАМАЛ ТЕАТРЫНДА КАЗАН МӘДӘНИЯТ УНИВЕРСИТЕТЫ СТУДЕНТЛАРЫНЫҢ ДИПЛОМ ЭШЕ КҮРСӘТЕЛДЕ

26 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссерлык һәм актерлык осталыгы кафедрасы 4 курсы студентларының диплом эше күрсәтелде. Курс җитәкчесе – Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Фәрит Бикчәнтәев, укытучылары – М.Җәлил исемендәге дәүләт бүләге иясе Илгиз Зәйниев.

Театрда Антон Чехов пьесасы буенча "Палата № 6" спектакль күрсәтелде, режиссеры – Олег Кинҗәгулов.

Рольләрне башкардылар: Ленар Юлдашев, Эльвир Сәлимов, Йосыф Бикчәнтәев, Алмаз Борһанов, Рәзилә Мөхлисуллина, Миләүшә Хафизова, Ирина Кибякова, Айгөл Шәкүрова, Олег Кинҗәгулов,  Диләрә Садриева, Эльмира Семенова.

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра